10 апрель көнне Сарман урта мәктәбендә Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында оештырылган «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы булып узды. Анда район мәктәпләренең 8 өлкән һәм 2 урта төркемнәре катнашты. Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, «беренчеләр хәрәкәте» нең җирле бүлекчәсе кураторы Эльвира Кәлимуллина, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә әзерлек һәм чакыру бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин сәламләде. Уеннарның баш хөкемдары - Сарман урта мәктәбенең ОБЖ укытучы-оештыручысы Илгизәр Гаделшин катнашучыларга кагыйдәләрне аңлатты.
Командалар строй конкурсы, автомат сүтеп-җыю, ОЗК кию, медицина һәм тарих буенча теоретик сорауларга җавап бирү, ГТО нормативларын тапшыру кебек категорияләрдә көч сынаштылар. Ярышларның барлык төрләрендә дә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Урта төркемнәр арасында гомумкоманда зачетында Сарман гимназиясе җиңде, икенче урынны Җәлилнең 1 нче урта мәктәбе алды. Өлкән төркемнәр арасында Җәлил гимназиясенә тиңнәр булмады. Икенче урында-Җәлилнең 1 нче урта мәктәбе, өченче урында-Петровск Заводы урта мәктәбе. Җиңүчеләр уенның зона этабында Сарман районын тәкъдим итәчәк, ул 27 апрельдә Алабуга шәһәрендә узачак.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.