Җәлил бистәсе предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган "талантлар фестивале" смотр-конкурсына йомгак ясалды. Бу бөтен бистә педагогларын, тәрбиячеләрен һәм иҗат коллективларын берләштергән якты һәм рухи вакыйга булды . Бу конкурс кына түгел иде-ул чын сәнгать, хәтер һәм патриотизм бәйрәме! Безнең балалар бакчасы I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм киләчәкләр телибез