«Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы

2025 елның 11 апреле, җомга

9 апрель көнне Сарман урта мәктәбендә «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы булып узды. Бу районда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган вакыйга. "Аҗаган 2.0" үз эченә берничә этапны ала, аларның һәрберсе билгеле бер күнекмәләрне һәм белемнәрне тикшерүгә юнәлдерелгән: Строй әзерлеге-аныклык, дисциплина,команда рухы – Автоматны сүтеп-җыю - тизлек һәм төгәллек! ОЗК кию- шартларга әзерлек! Теория-тарихны һәм медицина нигезләрен белү! ГТО нормативлары-көч, чыдамлык, җиңүгә омтылыш! Барлык сынаулар йомгаклары буенча Сарман гимназиясенең урта яшь төркеме 1 урынны алды!Командабызны котлыйбыз һәм зона этабында уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International