12 апрель-Космонавтика көне

2025 елның 12 апреле, шимбә

 Бүген Кәүҗияк мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган ачык класс сәгате үткәрелде. Элеге чара космос турында видеофильм караудан башланып китте. Алып баручылар укучыларны беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагаринның тормыш юлы белән таныштырдылар һәм аның космосны яулау өлкәсендәге казанышлары турында сөйләделәр. 2-8 класс укучылары космонавтикага багышланган шигырьләр белән чыгыш ясадылар.

 Класс сәгате вакытында балалар космос дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, атаклы космонавтлар, Кояш системасы, заманча ачышлар, космоста эшләү кыенлыклары турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International