Сарманда «Без бергә» фестиваленең зона этабы үтә

2025 елның 12 апреле, шимбә

Бүген район мәдәният йортында «Без бергә» дип исемләнгән республика балалар халык иҗаты фестиваленең зоны этабы үтә.

Анда төрле номинацияләрдә ике яшь төркемендә тугыз районнан яшь сәнгать осталары чыгыш ясыйлар. Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сәламләде, уңышлар теләде. Шулай ук фестиваль кысаларында күргәзмәләр дә оештырылды.

Хәзерге вакытта фестиваль дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International