Террорчылыкка каршы комиссия утырышы

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы Советында террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды. Утырышны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды. Беренче мәсьәлә буенча «Яз һәм Хезмәт бәйрәменә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын уздыру чорында иҗтимагый иминлекне тәэмин итү һәм террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында» утырышның көн тәртибенә Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең участок полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге начальнигы Бадиков Илназ Мөнип улы, бүлек җитәкчесе Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Сарман районындагы күзәтчелек эшчәнлегенә Госманов Радик Рафаэль улы чыгыш ясадылар.

"Балаларның җәйге ял итү урыннарының террорчылыктан саклану торышы турында. Мәгариф объектларының террорчылыкка каршы торышы һәм аны көчәйтү чаралары турында" гы чыгышында Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Габидуллин Газинур Азгат улы чыгыш ясады.

"Авыл җирлекләрендә террорчылыкка каршы көрәшнең торышы " көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча Янурыс авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәдиева Азия Әсхәдулла кызы, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Хуҗина Наилә Наил кызы чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International