Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында математика укытучыларының «Педагогның һөнәри дәрәҗәсен һәм педагогик осталыгын өзлексез камилләштерү юлы белән белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына утырышы узды. Яшь математика укытучысы Әминә Илнур кызы 7 нче сыйныфта "Функция төшенчәсе. Функциянең Аргументы һәм әһәмияте", интеллектуаль математик уен уздырды. Эш тәҗрибәләре һәм эшләнмәләре белән Мехамат Сабурович, Наталья Ивановна, Илсөяр Марсель кызы, Гөлнара Дамировна һәм Әминә Илнур кызы уртаклаштылар.