Олы Нөркәй урта мәктәбендә язгы өмә узды

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

12 апрель көнне мәктәптә территорияне төзекләндерү буенча традицион акция — язгы өмә булып узды. Барлык сыйныф укучылары укытучылар белән бергә мәктәп ишегалларын һәм тирә-як участокларны җыештыруга чыктылар. Өмә үткәрү өчен схема төзелде, һәр сыйныфка җаваплы сыйныф җитәкчеләре күрсәтелгән участок беркетелде, эш вакытында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде. Барысы да, җаваплылык һәм уку йорты турында кайгыртучанлык күрсәтеп, эшкә энтузиазм белән тотындылар. Өмә барышында чүп-чар, яфраклар һәм ботаклар җыелды, шулай ук территорияне төзекләндерү эшләре башкарылды. Чарада катнашучыларның барысы да бергәләп һәм рәхәтләнеп эшләделәр, коллектив эшләү һәм үзара ярдәмләшү үрнәкләрен күрсәттеләр. Өмәне оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар мәктәп территориясендә ел буена чисталык һәм тәртип саклау өчен даими үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International