12 апрель көнне Сарайлы авылында 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында ТР көньяк-көнчыгышындагы гер спорты буенча XVIII республика турниры узды. Турнирда 12 команда катнашты. Шәхси нәтиҗәләр буенча безнең мәктәп укучылары 2013 елгы малайлар һәм кызлар арасында :
Кәбиров Илназ-2 урын 🥈 🏆
Шәйдуллина Айсылу-2 урын 🥈 🏆
Хәсәншина Алинә-3 урын 🥉 🏆
2007 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында
Фәттахова Ләйлә-1 урын 🥇
Гомуми команда зачетында безнең мәктәп 2 нче урынны алды 🥈 🏆
Балаларны һәм тренер Тимергалин Р. Х. котлыйбыз , киләчәктә дә спортта уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм мотивация телибез!