12 нче апрель көнне Сарман мәдәният йортында «Без бергә» республика балалар халык иҗаты конкурс – фестиваленең зона этабы узды. Конкурста Лениногорск, Азнакай, Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Ютазы, Түбән Кама, Баулы һәм Сарман районнарыннан 700дән артык укучы катнашты. Җәлил гимназиясен «Вокал» номинациясендә 8 нче Б сыйныфы укучысы Гәрәева Алия - конкурсның муниципаль этабында җиңеп, «Су буйлап» татар халык җырын башкарды (җитәкчесе Гыйльфанова Р.А.). Конкурска йомгаклар барлык зона этаплары тәмамланганнан соң ясалачак. Алиягә уңышлар телибез!!!