80 ЕЛ ЭЛЕК БЕРЛИН ҺӨҖҮМ ОПЕРАЦИЯСЕ БАШЛАНДЫ

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

1945 елның 16 апрелендә, нәкъ 80 ел элек, Берлин һөҗүм операциясе башланды.

Ул 23 көн дәвам итте. Фронтның киңлеге 300 километрга җитә иде. Ә тирәнлек 100-220 километр тәшкил иткән. Бер тәүлек эчендә совет гаскәрләренә 5-10 чакрым сугышырга туры килде.

Одер елгасы аша күперләр немецлар тарафыннан шартлатыла, һәм ул совет гаскәрләре өчен киртәгә әверелә. Берлин каршындагы торак пунктлар дошман тарафыннан ныгытылган оборона объектларына әйләндерелә.

Кызыл Армия һөҗүменең төп юнәлешләре мина белән капланган – фронтның һәр километрына ике меңгә кадәр мина. Калкулыкларда артиллерия тора, ә Берлин үзе чын крепостька әйләндерелгән. Кызыл Армиянең ике миллионга якын солдаты һәм офицеры Берлин операциясендә катнашкан. 600дән артык катнашучы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International