"Мәктәп футбол лигасы" ярышларының муниципаль этабы

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

15 нче апрель көнне "Җәлилче" футбол манежында Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 2011-2012 нче елгы яшүсмерләре арасында 2024-2025 нче елгы "Мәктәп футбол лигасы" ярышларының муниципаль этабы узды. "Җәлил гимназиясе"нең данын 6 нчы сыйныфлар җыелма командасы яклады. Җәлил гимназиясе командасы 1 нче урынны яулап Әлмәт шәһәрендә узачак зона ярышларында Сарман районыннан чыгыш ясаячак. 

Шулай ук Сарман гимназиясе җыелма командасы югары дәрәҗәдәге уен, команда рухы һәм үҗәтлек күрсәтеп, үз төркемендә 2 урынны яулады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International