Бүген мәктәбебездә мәктәп яны территориясен җыештыру буенча апрель өмәсе узды, анда 4-11 сыйныф укучылары, педагоглар , мәктәп хезмәткәрләре катнашты. Тырма, себерке, чиләк , капчык , перчатка һәм яхшы кәеф белән коралланып, мәктәп территориясен тәртипкә китерделәр. Эш кайнап торды, көлү, мәзәкләр һәм бердәмлек хисе безне өмә дәвамында озата барды.Мәктәп ишегалды чисталык һәм сафлык белән балкыды. Өмәдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез! Сезнең тырышлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә безнең мәктәп территориясе тагын да яхшырды!