"ТАССРның 100 еллыгы" паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына 80 чыршы утырттылар

2025 елның 18 апреле, җомга

Бүген Сарман авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясе узды, анда Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, тыл ветераннары Мәхмүт Газдал улы Газдалов, Мөслимә Солтан кызы Яппарова, махсус хәрби операциядә катнашучы Владислав Григорьевич Степанов,махсус хәрби операция ветераннары Александр Фирдәвис улы Гайнетдинов, Айдар Илгизәр улы Галләмов, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның Шакировлар Фәнәвил Габдулла улы һәм Әминә Хаҗи кызы гаиләләре әгъзалары, Рузалия Фәйзелхак кызы Камалова, Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Рифкать улы Гайфетдинов, Башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Наил Әнвәр улы Сафин, ветераннар һәм пенсионерлар Советы Рәисе Асыляр Мөнәвир улы Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Ивановна Шәрипова, Сарман мәктәбе һәм гимназиясе укучылары, Форпост, беренчеләр хәрәкәте, яшь гвардия активистлары һәм башкалар. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына 80 чыршы утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International