"Хәтер бакчасы" акциясе экологик акция генә түгел, патриотик акция дә ул. Яшел һәйкәлләр буыннарны берләштерә һәм ата-бабаларыбыз батырлыгы истәлеген саклый.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү һәм "80 патриотик эш" планын тормышка ашыру кысаларында Яшь армиячеләр һәм "Чиста булачак" хәрәкәте активистлары МБББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" тәрбия буенча директор киңәшчесе Г.Р. Гарайшина һәм уку эшләре буенча директор урынбасары Д. А. Нургалиева белән бергә "Хәтер бакчасы"Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан 80 чыршы утырттылар.