Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү һәм "80 патриотик эш" планын тормышка ашыру кысаларында МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" ндә тәрбия буенча директор киңәшчесе Г.Р. Гарайшина һәм китапханәче И. В. Хөсәенова китап күргәзмәсе оештырдылар. Гөлфинә Рәкыйп кызы укучыларны күргәзмә белән таныштырды, анда һәр штрих – Бөек Ватан сугышының җанланган тарихы һәм халыкның үлемсез батырлыгы турында искә төшерә.