Сарман урта мәктәбе - "Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе" филиалы укучылары һәм ата-аналары свода катнашучыларга ярдәм йөзеннән һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында "Сезне өйдә көтәләр" акциясендә катнаштылар.
Балалар әти-әниләре белән бергә "яхшылык" капчыклары тектеләр, анда беренчел кирәк-яраклар һәм җылы теләкләр язылган өзекләр салдылар.Бу инициатива безнең барыбызны да илебезне яклаучыларга рәхмәт белдерү омтылышында берләштерде.