"Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" - "Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ филиалында санитар-экологик айлык һәм "ЭКОяз-2025" республика конкурсы кысаларында чираттагы язгы өмә узды

2025 елның 18 апреле, җомга

Бүген, 18 нче апрель көнне, "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" - "Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ филиалында санитар-экологик айлык һәм "ЭКОяз-2025" республика конкурсы кысаларында чираттагы язгы өмә узды.

Бик зур эш башкарылды. Өмә уңышлы узды. Укучылар һәм педагоглар бердәм хезмәт куйдылар: чүп-чар, агачларның Иске ботакларын җыйдылар, узган елгы яфракларны һәм үләннәрне җыеп алдылар, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр. Барысы да яхшы эшләделәр! Хәзер тирә-якта чисталык һәм тәртип. Өмәдә катнашучыларның барысына да рәхмәт!Уртак көч белән берничә сәгать эчендә бүленгән территория үзгәрде: бөтен җирдә чисталык урнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International