Бүген Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Заһирова Гүзәлия Олы Нөркәй урта гомуми белем биру мәктәбе базасында Ватанны саклаучылар елына багышланган «Мәктәп һәм югары уку йортының заманча мәгариф киңлегендә табигый-географик белемнәр» IV Республика фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясады.
Гүзәлия «Зарарлы керамика» темасына эзләнү-тикшерү эшен тәкъдим итте һәм 3 нче урынны яулады. Эшнең максаты - керамик әйберләрнең әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә йогынтысын билгеләү. Бу эшнең фәнни җитәкчесе: биология һәм химия фәннәре укытучысы Салихова Фәйрүзә Рәфис кызы.
Аларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!