6 нчы номерлы "Теремок" балалар бакчасында "Эковесна" конкурсы дәвам итә, аның барышында "без аерым җыем өчен"акциясе оештырылды. Әлеге акциядә 50гә якын гаилә катнашты. Ата-аналар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре эшкәртелгән батареялар, пластик капкачлар һәм макулатура алып килгәннәр. Нәтиҗәдә 550 килограммнан артык макулатура һәм 20 килограммнан артык батарея җыелган. Вахитовлар һәм Фәрхетдиновлар гаиләләре рекордлы күләмдә макулатура китергәннәр.