Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның бүләкләрен тапшыру

2025 елның 18 апреле, җомга

Җиңү көне алдыннан Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына котлау открыткаларын һәм азык-төлек тартмаларын тапшырдылар. Татарстан Республикасы хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеше өчен Шәйдуллина Зәкия Насыйбулла кызы "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел"медале белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International