Апрельдә ветераннарга ярдәм итү буенча «Кызыл канәфер» Бөтенроссия хәйрия акциясе старт алды. Тәрбия буенча директор киңәшчесе Граханцева Е.Р., педагог-оештыручы Семина А.В. Җиңү көне алдыннан «Җәлил гимназиясе» нең беренче хәрәкәт активистлары белән берлектә акциядә катнаштылар. Хәйрия акциясенең төп максаты - Бөек Ватан сугышы һәм башка сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү өчен акча җыю. «Кызыл канәфер» акциясенә кушылыгыз – сүз белән генә түгел, эш белән дә ветераннарга «рәхмәт» әйтегез!