Сарман гимназиясе укучылары, «беренчеләр хәрәкәте»активистлары,укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.Т. Нургалиева һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе А. Т. Гыйниятуллина белән бергә һәлак булган сугышчыларны искә алу максатында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар, берничә дистә яшь үсенте утырттылар, бу эшкә үзләренең җылы һәм игелекле өлешләрен салдылар. "Хәтер бакчасы" - табигатьне саклау ысулы гына түгел, яшь буынга ата-бабаларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге дә ул. Без утырткан агачлар безгә тынычлык китергән геройларга тере һәйкәлләр булачак.