"Җәлил гимназиясе"ндә экологик өмә

2025 елның 19 апреле, шимбә

19 нчы апрель көнне МБГББУ "Җәлил гимназиясе" ндә традицион язгы экологик өмә узды. Чараларда барлык сыйныф укучылары, укытучылар һәм уку йорты хезмәткәрләре актив катнашты. Педагоглар җитәкчелегендә балалар мәктәп территориясен тәртипкә китерделәр, чүп-чар җыйдылар, яшь агач һәм куак үсентеләре утырттылар. Бу өмә укучыларның коллектив хезмәтенең һәм туган якның әйләнә-тирә мохитен саклауга өлеш кертергә омтылышының ачык үрнәге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International