Бүген “М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә Сарман районы буенча ЮХИДИ инспекторлары "Балигъ булмаганнарның мотоцикллар һәм скутерлар белән идарә итүе" темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында ЮХИДИ инспекторы мопед белән идарә итүче яшүсмерләргә аеруча зур игътибар бирде. Законлы нигездә яшүсмерләрнең руль артына автомәктәптә укыганнан соң гына 16 яшьтән утыра алуын аңлатты. Инспектор мотоцикллар һәм мопедларның иң якланмаган транспорт чараларының берсе булуын һәм алар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре мотоциклчылар һәм пассажирлар өчен авыррак нәтиҗәләргә китерүен искә төшерде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта административ җаваплылык һәм штрафлар турында җентекләп сөйләде. Югары сыйныф укучылары мототранспорт белән идарә итәргә мөмкинлек бирүче яшь чикләүләре һәм Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән шартлар турында белделәр.