Бүген «Лилия» балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм иртәсе узды. Яраткан шагыйребезнең тууына 139 ел тулуга багышланган бәйрәм иртәсендә Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштык, әкиятләр сәхнәләштердек, шигырьләр сөйләдек. Бәйрәм иртәсе татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.