2025 елның 21 апрелендә бөтен ил буйлап ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм педагоглары бу акциягә кушылдылар һәм бүгеннән башлап һәрберсе мәктәптә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу, Россия армиясенә һәм сугышчыларыбызга ярдәм йөзеннән күкрәгенә тасма тагып йөриләр.