4 нче Җәлил балалар бакчасында Г. Тукай туган көненә багышланган тематик чара узды

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрель көнне бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата алдыннан «Кызыл Калфак» балалар бакчасында тематик чара узды, анда төрле яшь төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Балалар татар теленә өйрәтүче тәрбияче А.Ф. Рәхмәтова белән бергә Габдулла Тукайның әкиятләрен һәм шигырьләрен искә төшерделәр, җырлар җырладылар, «Су анасы», «Кәҗә һәм Гали»әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Бәйрәмгә кунакка Шүрәле дә килә иде, алар аның белән күңелле уеннар уйныйлар иде. Балалар бу тематик чарада зур кызыксыну һәм шатлык белән катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International