23 апрель көнне Петровскозаводск урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының "Укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү - гуманитар дисциплиналар укытуда өстенлекле юнәлеш"дигән темага утырышы булды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тимофеева И.Н. В. Кондратьевның "Сашка"повесте буенча ачык дәрес күрсәтте. Дәрес югары бәя алды. 7-8 класс укучылары сугыш еллары поэзиясе буенча әдәби монтаж әзерләделәр. Башлангыч сыйныф укучылары күңелгә үтеп керерлек сугыш җыры фестивален тәкъдим иттеләр. Семинар кысаларында Ләке мәктәбе укытучысы Агләмова Э. Р. укучылар грамоталылыгының нәтиҗәле алымнары буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты. Саклаубаш мәктәбе укытучысы Иванова Л.К. фронт хатларын бизәү буенча кызыклы мастер-класс күрсәтте. Семинар югары методик дәрәҗәдә үтте.