«Без – Тукай оныклары» бәйгесе

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

    

Бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 139 ел туу уңаеннан районыбызда “Без – Тукай оныклары” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе үткәрелә.

Бүген, 24 апрель көнне, конкурс Сарман мәктәбе базасында узды. Бәйгедә Сарман зонасына кергән мәктәпләрдән 1-4, 5-8, 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар Тукай шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сәнгатьле итеп укыдылар. Мәктәп коллективларының шагыйрь әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән композицияләре чараны тагын да ямьләндерде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да катнашучы сертификатлары тапшырылды, җинүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.

25 апрель көнне конкурс, Җәлил зонасына караган мәктәпләр өчен, Җәлил 2 нче санлы мәктәп базасында үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International