Бүген 1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә!" дигән әдәби-музыкаль чара узды. Балалар Г.Тукай әсәрләре буенча инсценировкалар күрсәттеләр. Бу чара кысаларында балалар татар шагыйре иҗаты турында белделәр, туган як табигатенең матурлыгын күрергә һәм аңларга өйрәнделәр, татар милли мәдәнияте турында белемнәрен ныгыттылар.