МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» "Хәтер бакчасы" акциясендә катнашты

2025 елның 25 апреле, җомга

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы кысаларында мәгариф бүлегенең "Җиңүнең 80 еллыгына 80 патриотик эш" планын үтәү йөзеннән, МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең "Юнармия һәм " Беренчеләр хәрәкәте" ндә катнашучылар "Хәтер бакчасы" акциясендә катнаштылар. Укучылар мәктәп директоры Э.С. Каюмова һәм сыйныф җитәкчеләре белән берлектә мәктәп территориясендә агачлар утырттылар. Бу яшелләндерүгә үз өлешеңне кертеп кенә калмыйча, Ватаныбыз өчен көрәшкән каһарманнарны искә алу өчен дә менә дигән мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International