Буген балалар китапханәсендә “Тукай яши безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды

2025 елның 25 апреле, җомга

Буген балалар  китапханәсендә “Тукай яши безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды. Ул шагыйрьнең тормыш юлын сөйләү белән бергә, аның әсәрләрен театральләштерү белән үрелеп барды,  Шүрәле, Су анасын мәктәп балалары сәхнәләштерсәләр, безнең  бакча балалары Г. Тукайның “Эше беткәч уйнарга ярый”, "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт" шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр.
Кичәдә катнашкан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, бер генә бала да игътибарсыз калмады.
Гомумән, бәйрәм искиткеч матур, күңелле узды. Балалар да, аларның әти-әниләре, педагоглар да бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International