“Аленушка” балалар бакчасында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр.

2025 елның 25 апреле, җомга

Җәлил бистәсенең “Аленушка” балалар бакчасында татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен үткәрү бер матур традициягә әверелде. Ел саен балалар аның шигырьләрен, җырларын бик яратып өйрәнәләр, әдәби әсәрләрен сәхнәләштерәләр. Быел да бик матур һәм зур бәйрәм үтте. Шүрәле дус белән балалар Тукай әсәрләре буенча сәяхәткә чыктылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Балаларыбыз шагыйрьнең әсәрләре аша әдәпле, тәртипле, туган телгә, туган илгә тугрылыклы булырга өйрәнәләр. Шулай булгач, милләтебезнең киләчәгендә өмет бар. Габдулла Тукай һәм аның  мәңге безнең күңелләрдә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International