26 нчы апрель – Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне буларак билгеләп үтелә. Быел бөек шагыйрнең тууына 139 ел туу уңаеннан районыбызда “Без – Тукай оныклары” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде.
24 нче апрельдә конкурс Сарман мәктәбе базасында узды.
Бүген, 25 апрель көнне, конкурс Җәлил 2 нче санлы мәктәп базасында дәвам итте.
Бәйгедә Җәлил зонасына кергән мәктәпләрдән 1-4, 5-8, 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар Тукай шигырьләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә сәнгатьле итеп сөйләделәр. Конкурс концерт номерлары белән чиратлаштырылып барды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да катнашучы сертификатлары тапшырылды, җинүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.
Бөек шагыйребезнең туган көненә багышланган чара татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.