“Сандугач” балалар бакчасында бөек татар шагыйренең туган көненә багышланган әдәби музыкаль чара узды

2025 елның 25 апреле, җомга

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. “Сандугач” балалар бакчасында бөек татар шагыйренең туган көненә багышланган әдәби музыкаль чара узды. Чарада педагоглар, барлык төркем балалары катнашты. Балалар Габдулла Тукай әсәрләрен теләп укыдылар һәм сәхнәләштерделәр, җырлар башкардылар, уеннар уйнадылар. Балаларга кунакка әкият герое Шүрәле дә  килде. Тукай китаплары туган якның матурлыгын, игелеген кадерләргә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Бәйрәм ахырында балалар татар халкының гимны булган "Туган тел" җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International