26 нчы апрель- Г Тукайның туган көне. Шул уңайдан, бүген Сарайлы балалар бакчасында, бөек татар шагыйре Г Тукайның туган көненә багышланган"Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән тематик эшчәнлек узды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, әсәрләре буенча татар һәм рус телләрендә мультфильмнар карадылар.