Бүген безнең бакчабызда Бөтенроссия «Эколят көне» үткәрелде, ул экологик проблемаларга багышланган иде. Бу тематик көн кысаларында балалар белән «Табигать – ул безнең уртак байлыгыбыз» дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар әкияти табигать сакчылары Ёлочка, Шалун, Умница, Тихоня белән бергәләп урманны сакларга һәм якларга, анда яшәүче үсемлекләр һәм агачлар турында кайгыртырга дигән кагыйдәне ныгыттылар,рәсемнәр ясадылар.