Бүген Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты»Халыкара тарихи диктанты узды. Аңа Сарман урта мәктәбе базасында да кушылдылар. Акциядә катнашучыларны Яшь армиячеләр, мәктәп волонтерлары сәламләде. Диктантны оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, махсус хәрби операция ветераны Александр Гайнетдинов, 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары язды. 25 минут дәвамында алар тест форматында 25 сорауга җавап бирделәр.