Балаларның юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау максатларында мәктәптә «Балигъ булмаган мототранспорт чараларын йөртүчеләр арасында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау» темасына гомуммәктәп линейкасы үткәрелде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары укучыларның игътибарын шуңа юнәлдерде: мопедлар һәм мотоцикллар (скутерлар) юл-транспорт һәлакәтләренә юлыгу, шул исәптән авыр тән җәрәхәтләре алу очракларын арттыра. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хокук бозучы балигъ булмаган балалар гына түгел, ә балигъ булмаган балаларның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләре дә административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.