25 апрель-Эколят Көне .Бүген Олы Нөркәй балалар бакчасында «Табигатьне Эколятлар белән таныштырабыз»дигән темага дәрес үткәрелде. Балалар мавыгып шөгыльләнделәр, сорауларга җавап бирделәр һәм куелган бурычларны хәл итү юлларын таптылар. Бу чаралар балаларга табигатьне сакларга һәм аның турында кайгыртырга кирәклеген аңларга ярдәм итте. "Эколят " балаларга табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйләде: ничек эшләргә кирәк һәм ничек эшләргә ярамый. Бәйрәм бик күңелле, мавыктыргыч, ә иң мөһиме белемле узды.