Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант- "Җиңү диктанты" 2025 елның 25 апрелендә "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе"МББУ базасында узды. Тест биремнәренә беренче тапкыр Совет халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыкларына гына түгел, СВО зонасындагы заманча вакыйгаларга да бәйле мәсьәләләр кертелде.