26 апрель-Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел

2025 елның 26 апреле, шимбә

Бүген, 26 апрельдә, Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның туган көненә туры килүе символик мәгънәгә ия. Быел без аның тууына 139 ел тулуны бәйрәм итәбез. Бу бәйрәмнәрне Татарстан Республикасы халкы һәм бөтен татар дөньясы тантаналы рәвештә билгеләп үтә. Туган тел-безне берләштерә, бердәм гаилә, бер халык итә торган рухи байлык ул. Туган тел аша ата-бабаларыбызның зирәклеге буыннан-буынга тапшырыла, без әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәнәбез, тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз. Безнең бурычыбыз-аны кыйммәтле бүләк итеп саклау һәм балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру – Хөрмәтле райондашлар, сезгә туган телдә аралашу, тынычлык һәм татулык телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International