Бүген Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә бөек татар шагыйренең тууына 139 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай иҗаты буыннан-буынга» дип исемләнгән чара узды.
Чара барышында укучылар бөек шагыйрь Габдулла Тукайның биографиясе, тормышыннан кызыклы фактлар, аның иҗатыннан бөек әсәрләре белән таныштылар.Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сойлэделэр, җырлар башкардылар.
Мәктәп директоры Фатихов Ш.М. үз чыгышында бөек шагыйребез иҗатының кабатланмас булуын һәм туган телне белүнең мөһимлеген ассызыклады, чарада катнашучыларга рәхмәт белдерде.