Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин район халкы җыйган гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операция зонасына чираттагы командировкага китте. Якташларыбызга-СВО хәрбиләренә беренче кирәк-ярак әйберләре, азык-төлек продуктлары, шулай ук мәктәп укучыларыннан һәм район халкыннан рәхмәт сүзләре белән тулы хатлар илтеп тапшыралар.