Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел.Шушы уңайдан Зур Нөркәй урта мәктәбенең 2-4 нче сыйныф укучылары “Тукай безнең күңелләрдә” дигән сыйныфтан тыш чара үткәрделәр. Алар шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләрен, әкиятләрен сөйләделәр.
Тукай иҗаты күптән инде халыкара хәзинәгә әверелде .Аның хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга, гадел, мәрхәмәтле, кыю булырга өйрәтә торган шигырьләре беркайчан да онытылмас.