"Чисталык-матурлык нигезе "– Сарман авылының үзәк мәдәният һәм ял паркында ел саен үткәрелә торган апрель өмәсе шундый девиз астында узды.
Хәзер безнең парк күпкә пөхтә һәм чисталыгы белән сөендерә! Парк кунаклары аны шулай сакларга тырышырлар дип өметләнәбез.
Без үзәк мәдәният һәм ял паркы өмәсендә катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Сез зур, Яхшы, игелекле эш эшләдегез!