26-28 апрель көннәрендә физика буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан Җәлилнең 1нче урта мәктәбеннән һәм Сарман мәктәбеннән 2 укучы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Җәлилнең 1нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Дәүләтов Таһир призер булды. Хәбибуллин Рафис Галимҗан Улы Әзерләде. Молодцы! Котлыйбыз!