30 нчы апрель көнне Сарман гимназиясе базасында «Заманча шартларда педагог-психологның профилактик эшенең өстенлекле юнәлешләре» темасына педагог-психологларның район методик берләшмәсе утырышы булды. Утырышта коррекцион-үсеш дәресе тәкъдим ителде, психологик тренинг үткәрелде, педагог-психологлар төрле юнәлешләр буенча профилактик чаралар үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.