Россиядә „Ветеран белән ял көннәре“акциясе уза. Ул сугыш, хезмәт ветераннарына һәм пенсионерларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. 14 нче май көнне мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары һәм волонтерлары педагогик хезмәт ветераны Садриева Флера Авзал кызына бардылар. Балалар аны тәм-том белән сыйладылар һәм хуҗалыкта булыштылар , ә ул укучыларга сугыш елларының авырлыклары турында сөйләде.